ҖИТЕШСЕЗЛЕК и. 1) Нәрсәнеңдер булмавы, җитмәүчелек, мохтаҗлык. Байлыкка табыну хисен уятучы төп сәбәп ярлылык, җитешсезлек үзе булса, аны байларга хөрмәт хисенә әверелдерүдә ислам дине һәм аның руханилары зур урын тоткан. М.Әмир

2) Тиешле сыйфатка, таләпкә, дәрәҗәгә туры килмәү. Алар [кадими конфессиональ мәктәпләр], үзләренең бөтен җитешсезлекләренә карамастан, үз шәкертләренә мәгълүм микъдарда белем биргәннәр, аларны фикри яктан үстергәннәр... Р.Әмирхан. Инспектор белән механик, зур фонарь тотып, машина тирәсендә йөриләр ---. Бик тырышып эзләгәч, «Волга»ның җитешсезлекләрен табып булыр дип уйлый Нияз. М.Маликова

3) Кешедә яки берәр нәрсәдә булган җитешсез як; килешмәгән җир, кимчелек. Телен тыюы бик авыр аңарга ---. Шул җитешсезлеге янында Яруллинның бик тә зур тәвәккәллеге дә бар. З.Зәйнуллин. Аның көчле, үзен хәйран калдырган сыйфатларын белгән кебек, җитешсезлекләрен дә аңларга, гафу итәргә гадәтләнгән иде Мирсәет. Р.Мөхәммәдиев. Автор аны артык вакласа, җиргә төшерсә, характерының җитешсезлекләрен тәфсилләсә, халык андый Сөембикәне кабул итмәс, күңеленә үткәрмәс иде шикелле. Т.Галиуллин

4) Нинди дә булса эшчәнлек өлкәсендәге уңышсызлык; җимереклек, зарар, зыян. Чын дус алга киткән якны күрсә, Йөзе китә айдай ачылып, Җитешсезлек, җимереклекне күрсә, Тәнкыйть итә, эчтән ачынып. М.Гафури. Ревизия ачкан җитешсезлекләр турында без аңа нык кына кисәтү ясарга тиешбез. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә