ҖИТЕШСЕЗ с. 1) Яшәү өчен кирәкле бар әйбере дә булып бетмәгән, мохтаҗ, ярлы, фәкыйрь. Кысан, җитешсез тормыштан кинәт иреккә чыккан хатын-кызның күңеле әйле-шәйле яңа фикерләр белән тула. А.Гыйләҗев 2) Кирәкле күләмнән ким, саны җитеп бетми торган 3) Тиешле сыйфаттан түбән, йомшак, кимчелекле, җитешсезлеге булган. Тәдбирле һәм сәләтле Галимҗан Галиев яшь чагыннан ук иске мәдрәсәнең җитешсез якларын күргән... Р.Әмирхан |