ҖИТЕШЛЕ с. 1. 1) к. җитеш 1. (2 мәгъ.). Сезнең хакта, һәр яктан җитешле районыгыз хакында күп ишеткәнем бар. Р.Мирхәйдәров. Бу мал-туар, йорт-җир – кайсы ягы җитешле түгел? Ф.Яхин. Мин ышанам: андый вакыт җитәр, авыл укытучысы гаиләсенә җитешле хезмәт хакы алыр, үз өстендә эшләргә мөмкинлек табар. Ватаным Татарстан

2) Җиңел аңлашыла торган, ачык, гади. Җитешле сөйләм. Җитешле уен

3) Билгеле бер күрсәткечләре, сыйфаты белән тиң булган, охшаш. Фатыймага бүген буй җитешле түгел иде, Айбикә инәйнең тырышлыгы бушка китмәде. З.Кадыйрова

2. рәв. мәгъ. к. җитеш 2. Яугирләре дә бу дәүләтнең халкы ни дәрәҗәдә бай һәм җитешле яшәвен үз күзләре белән күрделәр. М.Хәбибуллин. Җитешле генә яшәп, дүрт бала үстергән сыйныфташым – элек аеклар исемлегендә йөргән тырыш ир-егет – хәзер хатыны белән бергәләп эчә. Ватаным Татарстан

3. хәб. функ. Кирәк кадәр булу, җитү. Биредә тормыш өчен кирәк булган бөтен нәрсә дә җитешле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә