ҖИТЕШ с. 1. 1) Яшәү өчен кирәкле бар әйбере дә булган, мал-мөлкәтле, барлыклы. Соң, бар җирегез җитеш. Өй, дисәң – менә дигән, ашарга бар... Р.Мөхәммәдиев. --- бар дөньясы җитеш, тормышы түгәрәк, тәне сәламәт хатынына башкалар кайгысы гына шатлык китерә алганын яхшы төшенде ул. Ф.Яруллин. Бөтен килеш-килбәтеннән, торыш-кыланышыннан, шулай ук шактый фасонча киенгән өс-башыннан аның җитеш тормышта, оста кулда пешеп җиткән кыз булуы әллә каян күзгә бәрелеп тора иде. Ә.Еники 2) Кирәк кадәр булган, җитешле, мул. Әле беркөн генә, һәммә нәрсәң җитеш инде, дип торадыр идең. М.Фәйзи 3) Хуплауга лаек, һәр яктан өлгергән, әйбәт. Һади Такташ үз иҗатының җитеш һәм уңышсыз якларын масса хөкеме алдына куярга ярата иде. Мәдәни җомга 4) Нәрсәгә дә булса охшаш, шуннан аергысыз, тиң. Җир йөзендә моңа җитеш булырлык байлык һичкемдә дә юктыр. Әкият 2. рәв. мәгъ. Мул, хәлле тормыш белән, бай булып. Җитеш яшәү 3. хәб. функ. Кирәк әйберләрнең барысы да булу. --- бөтен нәрсә җитеш. Йорт-җир – байларча, мал-туар абзар тулы. А.Гыйләҗев |