ҖИТЕНКЕРӘ’Ү ф. гадәттә, юкл. форм. 1) Тулысынча диярлек җитү, җитәрлек кадәрле булу. Бер уйлаганда, аксакал хаклы иде, дружина яңа оешып килә, корал җитенкерәми, сугышчыларның күбесе агач сөңге белән коралланган. М.Хәбибуллин. Әмма кызыксынуы җитенкерәмәдеме, әллә төбәлеп җиткерә алмадымы, күзләрен Габдулланың җиңендәге --- сүтегенә күчерде. Ә.Фәйзи. Аллага шөкер, товарлар исән… Менә… Акча гына җитенкерәмәде. Ә.Моталлапов

2) Тиешле дәрәҗәдә булу. Саулык җитенкерәмәү

3) эфм. юкл. форм. Акылга сай булу, юләр булу. Аңа бераз җитенкерәми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә