ҖИТЕН и. 1. 1) Җитенчәләр семьялыгыннан, сабагыннан – сүс, орлыгыннан май алу өчен үстерелә торган берьеллык үсемлек. Болынга җитенне сүсләнергә таратканнар. Г.Толымбай. Инде колхоз басуларына көнбагыш, киндер һәм җитен кебек соң өлгерә торган культуралар да чәчелеп бетте. Г.Галиев 2) Шул үсемлек сабагыннан алынган сүс. Зәйнәпнең апайлары, кичләр утырып, җитенне кабага элеп, орчык әйләндерә, җеп эрли башладылар. Дәрдемәнд 3) Шул сүстән эрләп тукылган материя. Нурый үзе дә --- һәр базарда диярлек төпчек кызның тегү-чигүләре өчен --- кирәк җепне, җитенне --- алып бирә барды. Г.Ибраһимов 2. с. мәгъ. 1) Җитен сүсеннән эрләнгән. Кар агарткан җитен җебен кызлар, Җыеп алып, киләп киләпләп, Чайкадылар көмеш чишмәләрдә, Ак бәләкләр белән бәләкләп. Ш.Маннур 2) Шул сүстән эрләп тукылган. Җитен күлмәкне җил ала, Илтеп, дәрьяга сала. Җыр 3) Җитен 1. (2 мәгъ.) төсендәге. Минем уң ягымда утыручы җитен сакаллы, күк күзле бабай шапылдатып тезенә сукты. Г.Мөхәммәтшин 4) күч. Чаларган, ак төскә кергән, агарган. Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, --- Җитеп килә инде аның җитмеш яше, җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче. Г.Тукай |