ҖИТЕЗЛЕК и. 1) Тизлек, кызулык, өлгерлек. Инде ук җитезлеге белән читәнгә табан атылам дигәндә генә, кыяр түтәлләрен әйләндергән куе кабак яфраклары арасыннан атылып, Ибрай үзе килеп чыкты. М.Әмир. Кылычлылар кергән җитезлек белән үк чыгып та китәләр. Ә.Фәйзи. Берзаман остазым --- уңнан сулга таба теләсә нинди сүзләрне күз аермас җитезлек белән – яшен яшьнәве тизлеге белән – кара тактага шул тиклем дә языплар күрсәтте ки, миннән калган һәркем аһ итте. Ә.Гаффар 2) Җитез булу сыйфатлары. Айсылу! Кая синең ялкынлы сүзең, кая җитезлегең?! Г.Бәширов 3) Нинди дә булса эшне башкаргандагы хәрәкәт тизлеге. Атлар тукталыр-тукталмас, Закир көймәдән сикереп төште, җитезлек белән яшь хатынын култыклады… Г.Ибраһимов. Күзләрем яшен җитезлеге белән ишеккә төбәлде. М.Әмир. Ләкин кашыкларның җитезлеге кимемәде, «әһ» дигәнче, шактый зур агач табак белән куелган талкан яртыга калды. Ә.Фәйзи |