ҖИТЕЗЛӘНҮ ф. 1. 1) Җитезрәк хәрәкәт итә башлау, тизлекне арттыру. Кайтыр юлга чыккач, ат та җитезләнде 2) Уйнаклау, җитез хәрәкәтләр ясау. Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә, Җитезләнә, уйный һаман, йөгерә, өрә. Г.Тукай 2. җитезләнеп рәв. мәгъ. Җәһәт кенә, ашыгыч рәвештә, тиз генә. Ул [ана] яшәрде кебек шатлыгыннан, Җитезләнеп, чәен яңартты. Н.Баян Җитезләнә бару Торган саен җитезлеген арттыру. Үскән саен, малай җитезләнә бара Җитезләнә башлау Җитезлеген арттырырга тотыну Җитезләнә төшү Беркадәр җитезләнү; җитезлеге бераз арту Җитезләнеп алу Кыска вакыт эчендә җитезләнү. Кызлар, берара җитезләнеп алып, эшне төгәлләп тә куйдылар Җитезләнеп китү Кинәт кенә җитезгә әйләнү. Ачык диңгезгә чыккач, кораб җитезләнеп китте, дулкын кузгатып, алга омтылды. М.Юныс |