ҖИТЕЗ с. 1. 1) Өлгер, уңган, булдыклы, тиз башкаручан. Җитез кеше җитәм дигән җиренә җитми кайтмас. Әйтем. Һәм дә киләчәктә кайчан да булса бик эшлекле вә җитез бер егетнең аңар: – Әткәй, син күп эшләдең, хәзер инде сиңа ял итәргә вакыт... – диячәген уйлап, күңеле янә күтәрелә вә гайрәте янә арта иде. Ш.Камал. Миңа яшь, үткер күзле, җитез куллы мөселман бригадир кирәк иде, моңарчы заводта андыйлар булмады. А.Гыйләҗев

2) Хәрәкәтчән, елгыр, тиз йөрешле. Анда да бит шушындый ук бер кара урманда агач төбеннән ике кеше җиде сандык алтын казып алалар. Аларның да бит берсе нәкъ шундый: үзе бөкре, үзе җитез карт була. Г.Гобәй. Күлмәк итәкләрен кыстырган, ябык гәүдәле, әрлән кебек җитез яшь кенә хатын иде ул. Ә.Фәйзи. Озын таяклар белән коралланган җитез, чая үсмерләр тамашаны тагын да ямьлерәк, кызыклырак итү чараларын күрә. Мәдәни җомга

3) Тизлеге белән аерылып торган; омтылышлы, кискен. Хөршит җәһәт кенә йөзен күтәрде, турайды, йомшак, ләкин җитез генә хәрәкәт белән кулын минем учымнан котылдырды. Ф.Әмирхан. Фәйрушин җитез егет булып, әкрен йөрүне белми иде – шотыр-шотыр юынып, киенеп тә алды. Х.Сарьян. Вафин Харис – «Ялкын» колхозының тырыш, җитез, зирәк хуҗасы. Ш.Маннур

4) Тиз, кызу хәрәкәтләнә торган. Хәзер аның күзләрен кан баскан, гәүдәсен кан түгел, ниндидер җитез машина хәрәкәтләндерә кебек иде. Г.Гобәй

5) күч. Яхшы ишетә яки күрә торган, җете. Сафа, сүзгә саран булса да, колакка бик җитез иде. А.Шамов

2. рәв. мәгъ. 1) Бик тиз һәм оста итеп. Карыйм, кызыйның кулы җитез йөри. Р.Ишморат. Бу кызның бөтен зифа торышыннан, кабаланмыйча, ләкин җитез генә ясаган хәрәкәтләреннән оялчан тыйнаклык, сөйкемле садәлек сизелеп тора иде. Ә.Еники

2) Тиз арада, шәп, җәһәт итеп. Бу вакытта инде Мәрдән абзый, арысландай җитез борылып, старостаның якасыннан эләктереп алган иде. Г.Гобәй

Җитез тоту Эшне уйлаганнан кыскарак вакытта эшләп чыгу, тиз арада башкару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә