ҖИТДИЛЕК и. 1) Уйлап эш итүчәнлек, төплелек. Хәмдиевнең бөтен барлыгыннан, үз-үзен тотышыннан --- катгыйлык һәм җитдилек бөркелеп тора иде. Р.Төхфәтуллин. [Малайлар] Шәвәли абзыйның йөзендәге гаять эшлекле җитдилекне һәм аяусызлыкны күреп, авызларын кире яптылар. Ә.Фәйзи

2) Олысымаклык, акыллылык. Элекке иркә, матур йөздә хәзер бик аз гына җитдилек күренә. Г.Ибраһимов. Зәвык белән тегелгән костюмның күкрәк турысыннан, ак кофточка өстеннән сузылып төшкән кызыл галстук кызның күрекле йөзенә матур җитдилек биргән. К.Тинчурин. Ул бу вакытта көлеп маташмый. Йөзендәге тынлык белән бик нык җитдилек аңлата иде. Ш.Камал

3) Җитди мөнәсәбәт, җитди караш. Ул бераз ябыга, суырыла төште, --- ә акыллы йөзендә аның нидер көтүне чагылдырган, бер дә югалмас җитдилек күренә иде. Ә.Еники

4) Кырыслык; киеренкелек. Аның ниндидер бер җансыз җитдилек белән катып калган йөзе аз гына сагыш белән өртелгән. Ә.Еники. Әмма кешеләрнең йөзләрендә шатлык юк, уен-көлке юк, бары тик ниндидер – яшьләргә әлегә билгесез киеренкелек, гадәттән тыш җитдилек, сүзсез җитдилек бар иде. М.Мәһдиев

5) Мөһимлек, әһәмиятлелек, җаваплылык. Хәлнең җитдилеген күз алдына тәгаен китереп бетерә алмаса да, --- бүтәнчә дә хәл ителү мөмкинлегеннән күпмедер шөлли төште. Ә.Моталлапов. Кайчагында алар [малайлар] мәсьәләнең җитдилеген зурларга караганда да тизрәк аңлый беләләр иде. Ә.Еники. Һади Такташ иҗатка һәрвакыт зур җитдилек һәм ышаныч белән карый, шулай ук башкаларның да аңа тиешле җитдилек белән карауларын таләп итә иде. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә