ҖИТДИЛӘШҮ ф. 1) Җитди (1 мәгъ.) төс алу, җитдигә әйләнү. Чынлап сөйләргә яраткан олы кеше янында, ягъни минем янымда, ул кыз да җитдиләшеп, миңа эшне кыскача гына аңлатып бирде. С.Баттал

2) Кискенләшү, кыенлашу, читенләшү. Кара аны, Әптерәшит, тагын бер кат әйтәм: мәсьәлә җитдиләшеп, җинаятең катлауланып бара. Т.Гыйззәт. Зөһрә ханымга бик авыр тәэсир калдыра булырга кирәк, ул, килен булып төшкәч тә, озакламаенча хасталана, авырый, хәле бик җитдиләшә. А.Мәхмүтова

Җитдиләшә бару Вакыт узган саен ныграк җитдиләшү. Илдә хәлләр җитдиләшә бара

Җитдиләшеп бетү Бөтенләй, тулысынча җитдиләшү

Җитдиләшеп килү Акрынлап, аз-азлап җитдигә әйләнә башлау, катлауланып килү, кыенлаша бару

Җитдиләшеп китү Кинәт җитдиләшү; кинәт җитдигә әйләнү. Соңгы вакытта хәлләр җитдиләшеп китте



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә