ҖИТДИЛӘНҮ ф. 1) Җитдигә әйләнү, уйлап эш итәрлек дәрәҗәгә җитү. --- Гөлчәчәк кинәт кенә әллә нишләде: җитдиләнде, уйчанланды, хәтта йөзеннән тылсымлы елмаюы качты. Ф.Яруллин. Көтмәгәндә, уйламаганда, Г.Афзал сатирадан читләшә. Темасы бетәме, каләме чарланмыймый? Юк, шагыйрь җитдиләнә. Т.Галиуллин. Элек тегенди-мондый мәзәк хәлләр сөйләнеп йөрергә яраткан карт кинәт кенә бик җитдиләнде. М.Мәһдиев

2) Күз, караш, чырай һ.б.ш.да җитдилек (1 мәгъ.) сизелү. Пётр җитдиләнде, үрелеп, гитарасын алды. А.Гыйләҗев. Илгизәр, сер сөйләгәндәй, сагая төште, зур күзләре җитдиләнделәр. Г.Бәширов

3) Кискенләшү, катлаулану, кыенлашу. Фронтның алгы сызыгында хәлләр җитдиләнде

Җитдиләнә бару Вакыт узган саен ныграк җитдиләнү; җитдиләнүе акрынлап көчәю. Мин бит бу тормышны тазартырга Чакырылган кеше дөньяга, Шуңа һаман җитдиләнә барам. Г.Рәхим. Юкса, үпкәгә тигән салкын торган саен җитдиләнә бара иде. Р.Мөхәммәдиев

Җитдиләнә башлау Җитдиләнергә керешү. Кичке мәктәптә --- укучылар – егетләр-кызлар – инде җитдиләнә башлаган халык – артык шаяртып бимазаламыйлар. Э.Касыймов

Җитдиләнә төшү Беркадәр, бераз җитдиләнү, җитдилеге тагы да арту. Карт беравык хәрәкәтсез утыра. Аның күзләре тагын да җитдиләнә төшә. М.Госманов. – Икегез дә милициядәнме? – Юк, – дидем, елмая төшеп. --- – Интерпол алайса? – диде ул, тагы да җитдиләнә төшеп. Р.Мөхәммәдиев

Җитдиләнеп алу Кыска вакыт эчендә җитдиләнү; аз гына вакытка җитдилек күрсәтү

Җитдиләнеп бетү Бөтенләй, тулысынча җитдиләнү; бөтенләй җитдиләнгән халәткә килү

Җитдиләнеп йөрү Әле, хәзерге вакытта җитди булу

Җитдиләнеп калу Билгеле бер моменттан, вакыттан соң кинәт җитдиләнү. – Әйттем бит инде, офицерлыкка укырга тәкъдим итәләр, – диде кинәт җитдиләнеп калган Сирин. Ф.Латыйпов. Моңарчы бөтен гамәлләре, сүзләре белән барын да көлкегә генә борып торган буйдак Андрей да җитдиләнеп калды. К.Тимбикова

Җитдиләнеп килү Акрынлап, аз-азлап җитди була башлау

Җитдиләнеп китү Кинәт кенә җитдигә әйләнү. Җиңгәсенең җитдиләнеп киткән чыраена, кызык булып җыерылган кашларына күзе төште дә Нәфисә ихтыярсыз көлеп җибәрде. Г.Бәширов. Газыйм да, Разия да бу минутларда үзләрен, ничектер, бердән үсеп, җитдидәнеп киткән төсле сизделәр. Г.Минский. Ләкин докторларны озатканнан соң янына кергән кызының бик җитдиләнеп киткән йөзенә карап, ул эшнең серен сизенгәндәй булды. Ә.Еники

Җитдиләнеп кую Кинәт җитдиләнү. Бу вакытта Илдар да уянды, башын мендәреннән күтәрә төшеп, тыңлап ята иде, көлде һәм, ахрысы, энесенең сүзләре тәэсир иткәндер, җитдиләнеп куйды, уйчанланды. Г.Гобәй. --- һәм кинәт кенә җитдиләнеп куйды генерал. Аның күз алдына Чернобыль вакыйгалары килде булса кирәк. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә