ҖИТДИ с. 1. 1) Уйлап эш итүчән, төпле, үзен тота белә торган. Күп кенә язучыларның рухи теләктәшлеге менә шул авыр чорларны үтеп чыгарга ярдәм итте. Сибгат Хәким иң олы, җитди әхлакый таянычларның берсе булды. Т.Галиуллин 2) Җаваплы, мөһим, әһәмиятле. – Карарбыз, күрербез, – ди Аллаяров. Бу аның үтә җитди очракларда әйтә торган сүзе. С.Сөләйманова. Белделәр ... һәм хәйран калдылар. Ләкин көтелмәгән яңалык булганы өчен генә түгел... Мәсьәлә җитдирәк тора. Ә.Еники. Язучылык үреннән ансат кына күтәрелә башлаган шәкертне алда җитди тормыш сынаулары көтә. Р.Әмирхан 3) Куркыныч, авыр. Күрәсең, авыруы аның болай бер-ике көн генә ятып үткәреп җибәрерлек түгел иде. Ниндидер җитди чиргә охшый. Ә.Еники. Азыкта В1 витамины булмау «бе’ри-бе’ри» дигән җитди авыруга китерә. Биология. Санитарлар җитди яралыларны лазаретка урнаштырдылар. Мирас 4) Кискен, хәтәр. Әле шул чорда --- Солтангалиевнең Татарстан республикасы оештыру хакында барган бәхәсләрдә кайбер җитәкчеләр белән җитди конфликтка керүе мәгълүм. Р.Мөхәммәдиев 5) Акыллы, эшлекле, файдалы. Алар җитди сөйләшүгә күчтеләр. М.Маликова. Җитди киңәшләре, ярдәме өчен, Галимҗан Ибраһимовны «әдәби укытучым» дип атады Садри Җәләл. С.Поварисов. Дунай елгасы буендагы Кече Кайнарҗа авылында төзелгән солых килешүендә Төркия хөкүмәте мөселманнарның Россиядәге язмышына карата җитди тәкъдимнәр кертә. Л.Хәмидуллин 6) Уйчанлык чагылып торган, мәгънәле. Бабай, чүгәләп, җитди, моңсу кыяфәт белән дога укырга кереште. Ә.Еники. Сүзсез йөрәгендә күпме сагыш, борчылу таш булып ятканлыгын аның җитди, моңсу кара күзләре үк әйтеп тора иде. Ә.Еники 7) Саллы, төпле, авторитетлы. «Этимологический словарь русского языка», «Современный толковый словарь русского языка» кебек җитди басмаларда --- «бельмес»не дә белми» кебек тәгъбирләр урын алган. Мәдәни җомга 8) Уйланырга мәҗбүр итә торган, шактый зур булган. Либреттоны тыңлаган вакытта, берничә җитди кимчелеге сизелде. М.Җәлил 9) Чын, табигый, ясалма түгел. Язган хатлары, сугышның авыр һәм хәвефле айлары тәэсиренә бирелүдәндер инде, җитди һәм кыска булдылар. Г.Минский. ...Куен сәгатенең юан, озын чылбыры кыршау күк салынып тора, кыяфәт бик җитди. Г.Лотфи 10) Җентекле, тәфсилле. Минем әйтергә теләгәнем бигрәк тә әдәбиятны җитди тикшерүдә нинди ысул тоту мәсьәләсендәдер. Г.Ибраһимов 11) Ышанычлы, нигезле, уңай нәтиҗәсе булган. Ә асылда, бу – минеке, дип, горурланып, кулыңа тотарлык бер җитди, төпле хезмәтең дә юк синең! Ә.Еники. Бу йортта үзенә хас басынкы бер киеренкелек, җитди бер эшчәнлек сизелеп тора иде. Г.Бәширов. Тукай турындагы фән алтмышынчы-җитмешенче елларда җитди казанышларга ирешә. Т.Галиуллин 12) Эшкә җаваплы карый торган, булдыклы, эшлекле. Мамадыш ягы, кайчак, бик тә җитди як, яшәеше, халкы белән дә, башкарган эшләре белән дә шактый ук җитди бер төбәк булып тоела. Мәдәни җомга 2. рәв. мәгъ. 1) Таләпләре кушканча, бөтен шартын китереп. Карчыкның килене, өч башкорт бичәсенә торырлык юан, мәһабәт, ап-ак Мария Васильевна каенанасы белән ике куллап, бик җитди итеп күреште. Ә.Еники 2) Тормыштагыча, асылда, чынлап. Ул, --- бөтен көче белән чын, җитди күренергә тырышкан чагында да, кәҗә күзләренә охшашлы түгәрәк яшькелт күзләреннән кешене мыскыллау, кешеләрдән шаярып көлү чәчкән төсле күренә иде. Ш.Камал. Җаббар, хәйләкәр генә елмаеп, күзен кысып куйды. Аннан соң җитди генә итеп нәтиҗә ясады. Ә.Фәйзи. Ләкин Вәсим җитди сөйләшә, алдый торган гадәте дә юк. Ә.Моталлапов 3) Чыннан, дөрестән дә. Ләкин Хәмит агай чынлап, җитди итеп авырый. Аның янында бу вакытта юмор була алмый. М.Мәһдиев ◊ Җитди төс алу Киеренкегә әйләнү, четерекләнү, катлаулану. Мәсьәләнең җитди төс алуын күреп, ул да җитдиләнде, аның каш араларына калын гына ике җыерчык чыкты. Ә.Фәйзи. Кыскасы, дошманнар җиңеп, мәсьәлә минем өчен бик җитди төс алды. Минем өчен, димен, чөнки мөдирнең куркасы юк: аның утыз еллык стажы бар... Х.Сарьян |