ҖИТӘРЛЕК рәв. 1. 1) Тиешле күләмдә, тиешенчә, канәгатьләнерлек. Тик мин генә китаптагыга каршы торырга үземдә җитәрлек көч тапмадым. З.Хәким. Фитотерапияне киң куллануга әле һаман да үсемлектәге тәэсир итүче (биологик актив) матдәләрнең хәзерге биохимик методлар ярдәмендә җитәрлек өйрәнелмәве комачаулый. Урман аптекасы. Ләкин күп кенә колхозларда һәм совхозларда умартачылык әле җитәрлек үстерелмәгән, һәм бал аз җитештерелә. Умартачыга ярдәмлек 2) Күп тапкырлар, бик еш кабатлану турында. Мин алданасын алданган инде, җитәрлек алданган. Г.Камал. --- шул бер генә гомер эчендә кеше дөньяның рәхәтен дә, михнәтен дә җитәрлек татый. А.Расих 3) Мул, бай. Монда сый-хөрмәт җитәрлек күренә. Р.Ишморат 2. хәб. функ. 1) Кирәгенчә, тиешенчә, кирәк күләмдә, санда. Оябыз зур булмаса да, биләгән җирләребез җитәрлек иде, мал-туарга бай идек... М.Хәбибуллин. – Парта икегезгә дә җитәрлек, сезнең кебек малайлар дус, тату һәм иңдәш булып утырсыннар өчен ике кешелек итеп ясаганнар аны, – диде ул. Ф.Яруллин. Куяны да, бүресе дә җитәрлек. Т.Әйди 2) Шактый, байтак. Кыскасы, кызыксынып карар нәрсә җитәрлек иде монда... Ә.Еники. Тәҗрибәгез җитәрлек, кулыгыз бу эшкә ятып тора. М.Маликова |