ҖИТӘР-ҖИТМӘС рәв. 1) Аз, тиешле күләмдә түгел. Икмәк үзебезгә дә җитәр-җитмәс кенә [калды]. Ш.Камал 2) Нинди дә булса вакыт чигенә якынаеп; нинди дә булса процесс тәмамланыр алдыннан. Кояш Бишнә урманына төшеп җитәр-җитмәс чагында, югары очтан көтү кайткан тавыш ишетелде. Г.Бәширов. Җирләр кибеп җитәр-җитмәс, халык арыш басуына чыкты. Г.Бәширов 3) Билгеле бер урынга җиткәндә, якынайгач. Килеп җитәр-җитмәс, алар взводка ата башладылар. М.Гали. – Һәй, әмир, янәшәңнән урын бир! – дип кычкырды ул, килеп җитәр-җитмәс. М.Хәбибуллин. Чишмәнең кайнап торган урынына җитәр-җитмәс туктап калдым, аяклар атламас булып тоелды. Р.Мөхәммәдиев |