ҖИТӘРӘК рәв. Билгеле бер урынга килеп җиткәндә. Нурый, җилтерәп барып, каударланып, ишектән чыгып китте. Әмма капкага җитәрәк борылып керде дә ишекне ачып: – Дөрес түгел! – дип кычкырды. Г.Бәширов. Кирмәнгә җитәрәк, Зәйтүнә янә бер яулыгын болгады, янә Нугай капкасы ягыннан туптан аттылар. М.Хәбибуллин |