ҖИТӘКЧЕЛЕ’К ИТҮ ф. 1) Нинди дә булса эшне оештыру, аның җитәкчесе булу, юнәлеш бирү, әйдәп бару. Алар хатын-кызның сугыш гыйлеменә, гаскәр белән җитәкчелек итә белүенә ышанмыйлар. М.Юныс. [Ул] Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли, матур әдәбият редакциясенә җитәкчелек итә. М.Гайнуллин

2) Идарә итү, җитәкләү. Борынгы греклар арасында даннары таралган мәшһүр архитекторлар Пифий белән Сатир проект төзергә һәм төзелеш белән җитәкчелек итәргә чакырылган. М.Юныс. Аларда сугыштан соңгы авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итү мәсьәләсе үзәккә куела... Ф.Мусин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә