ҖИТӘКЧЕЛЕК и. 1) Оештыру, юнәлеш бирү эшчәнлеге. Җитәкчелек нәтиҗәле булды, күптомлык басма 1976–1988 елларда дөнья күрде. Ш.Асылгәрәев // җитәкчелегендә тарт. форм. у-вак. кил. Үзеннән алда килгән шәхес яки оешманың оештыручы роль уйнавын белдерә. Шушы сүзләрне гамәлгә ашыру нияте белән, Татарстан хөкүмәтенең вице-премьеры С.Когогин җитәкчелегендәге бер төркем белгечләр Уфага юл тотты. М.Әхмәтҗанов 2) Идарә итү органы; җитәкче орган. Тәбриз Сабантуенда исә Омск өлкәсенең һәм районның җитәкчелеге бик теләп катнаштылар, татарлар адресына күп җылы сүзләр әйттеләр. Ф.Бәйрәмова. Шуңа күрә институт җитәкчелеге аспирантураның эшчәнлеген камилләштерү, анда укучыларның санын арттыру, укуның сыйфатын яхшырту, күп профильле бүлек базасында мөстәкыйль бүлекләр булдыру бурычын алга куйды. Ш.Асылгәрәев 3) Ил, дәүләт белән идарә итүче орган; хөкүмәт башлыгы. СССР җитәкчелегенең югары катлам вәкилләрен өйрәткәндә шулай дигәннәр: фәлсәфә фәннәре гомумиләштерә, ә фәлсәфәне дин очлый. Р.Сафин // җитәкчелеге астында ...җитәкчелегендә, ... җитәкчелек белән. Татар хезмәт ияләре, фәкать безнең большевиклар партиясе җитәкчелеге астында гына, башка изелгән милләтләр белән берлектә, үзенең милли автономияле республикасын төзиячәк. Т.Гыйззәт |