ҖИТӘКЧЕ и. 1. 1) Нинди дә булса оешманың яки коллективның билгеләнеп куелган башлыгы, идарә итүчесе. Шул ук елның 1 мартында Г.Дәүләтшин урынына җитәкче итеп филология фәннәре кандидаты М.И.Әхмәтҗанов билгеләнде. М.Әхмәтҗанов. Моңа ирешү юлын да бик ачык сызып куйган: башта ул үз заводында күтәрелергә, ничек кенә булса да, заводның җитәкчеләреннән берсе – йә баш инженеры, йә баш конструкторы булырга тиеш. Ә.Еники. Безнең белән Омскидан килгән милли хәрәкәт җитәкчеләре --- бу авыл турында Омск, Новосибирск эшмәкәрләренә дә сөйләргә, ярдәм итү юлларын эзләргә булдылар. Ф.Бәйрәмова 2) Нинди дә булса вакыйгада төп роль уйнаучы, әйдәүче, юнәлеш бирүче; лидер. Алдыңда җитәкчең булсын, артыңда таянычың булсын. Мәкаль 3) Фәнни хезмәт язганда юнәлеш бирүче, ярдәм итүче галим, җаваплы кеше, остаз 2. с. мәгъ. Җитәкли торган, җитәкләп барган. Тәҗрибәле авиаторны, авиациядә җитәкче кадрлар җитешмәү сәбәпле, беренче чиратта чакырган булырлар иде, ләкин аңа мөрәҗәгать итмиләр. Р.Ибраһимов. Дәүләт башында торучы җитәкче органнар кризис алды ситуациясен төрле реформалар белән юк итәргә тырышып карадылар. К.Гыйззәтов |