ҖИТӘКЛӘШҮ ф. 1. 1) Бер-берсенең кулларына тотынышып бару, бер-берсен җитәкләп тору. Алар, җитәкләшеп, бик кәефле төстә үз бакчаларына таба киттеләр. Т.Әйди

2) Үзара ярдәмләшү, бер-берсенә булышу. Җирдә тынычлыкны саклау өчен җитәкләшү

2. җитәкләшеп рәв. мәгъ. Бергәләп, бергәләшеп, бергә-бергә. Ә анда исә апа, үзенең кунагы белән җитәкләшеп, юкәләр күләгәсеннән бакча түренә таба китеп бара. Р.Зәйдулла. Әби белән җитәкләшеп, Чыктык шәһәр карарга. Г.Зәйнашева

Җитәкләшеп йөрү Һәрвакыт, гел җитәкләшкән булу. Телем ташламадым, ташлар атсалар да, Мин сакладым аны, ул – мине. Җитәкләшеп йөрдек. Тән сакчым да, җан сакчым да минем шул иде. Л.Шагыйрьҗан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә