ҖИТӘКЛӘ’Ү ф. 1) Кемне дә булса кулыннан тотып алып бару. Өч яшьлек энем бар минем, Бер минут та тик тормый. Җитәкләп урамга чыкса, Әбине интектерә. Г.Зәйнашева. Монда кеше-кара ишетеп торуы бар, әйдә читкәрәк китик, дип, ул мине, кулымнан җитәкләп, тау астына алып төшеп китте. Ф.Хөсни. Кадер кичне, ястү вакыты җитү белән, мин аны, җитәкләп, мәчет янына алып мендем. Г.Бәширов

2) Хайванны тезгененнән, муенчагыннан яки башка җайланмадан тотып әйдәп бару. Иртән иртүк торган да, сыерын җитәкләп, базарга киткән. Ф.Яруллин. Атын җитәкләп, --- бара яшь юлчы. Зур уйлар уйлап. З.Мансур

3) Нинди дә булса коллективның, оешманың эшенә җитәкчелек итү. Пермь – Казан – Горький газүткәргечендә Илсур Шәйхетдинов җитәкләгән агым коллективы 116 километр торба сузды. М.Хөснимәрдәнов. И.Н.Надиров 10 ел дәвамында Институтның гыйльми сәркатибе, директор урынбасары булып эшләде... 1972–1990 елларда халык иҗаты бүлеген җитәкләде. Ш.Асылгәрәев. Екатеринбург шәһәрендә дистәләгән татар оешмасы бар, өлкәнең иң бай татары милли-мәдәни автономияне җитәкли, шәһәрнең иң купшы ире Татарстан вәкиллеген җитәкли... Ф.Бәйрәмова

4) күч. Алга, үсешкә алып бару, әйдәп бару, үзенә ияртү. Дәүләтне җитәкләр өчен кеше, акыллы кеше кирәкме? Кирәк! Ф.Яруллин. Ул район яшьләрен тәрбияләргә дә, җитәкләргә дә куелган шәхес түгел. Б.Камалов

Җитәкләп алу Тиз генә җитәкләү. Айсылу баланы җитәкләп алды да ишеккә таба атлады. Нурзилә. Хәдичә апа өйрәткәнчә, Асияне кулыннан җитәкләп алды, гәүдәсен туп-туры тотып, үкчәләрен бер-бер артлы ике якка ыргытып бии башлады. Ф.Латыйпов

Җитәкләп бару Озак вакытлар, дәвамлы рәвештә җитәкләү. Шулай атын җитәкләп барганда, кемдер Алып Бәргәннең җиңеннән тартты. Р.Батулла. Дәүләтне җитәкләп бару ул сезгә сука тоткасына ябышып бару гына түгел. Г.Бәширов

Җитәкләп йөрү Һәрвакыт, бөтен җирдә җитәкләү. Башта ана баланы җитәкләп йөри, аннары – бала ананы. Ш.Галиев

Җитәкләп килү Электән үк, күптәннән җитәкләү. Октябрьск шәһәрендә Федераль казначылыкның төбәк идарәсен оештыра һәм менә җиде ел инде аны уңышлы җитәкләп килә. Ф.Фәтхи

Җитәкләп чыгару Кулыннан тотып китереп кую. Кем җитәкләп чыгарды сине минем юлыма? Ә.Еники

Җитәкләп чыгу 1) Кулыннан яки тезгененнән тотып китереп кую. Ызанга чүгәләп карасам, ындырдан бер-берсенең койрыгына тагылган дүрт ат җитәкләп чыгалар. Г.Бәширов

2) күч. Идарә итү, оештыру эшен башкарып, уңышка ирешү, әйдәп бара алу

Җитәкли башлау Җитәкләргә керешү. XX гасыр башында хәрәкәтне Гайнан Вәисев җитәкли башлый. Рәмзи Вәлиев

Җитәкли төшү Беркадәр җитәкләү; җитәкчелекне бераз ныгыту, көчәйтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә