ҖИТӘК и. 1) Кешене – кулыннан, терлек-туарны тезгененнән, муенчагыннан тотып әйдәкләү. Баланың берсе итәктән җитәккә күчкәнче, икенчесе итәккә менеп утыра. Мәкаль. Җитәктә йөргән ат 2) күч. Кеше ярдәменә салынганлык, кешедән файдаланып яшәү. Бала җитмештә дә җитәктә. Мәкаль ◊ Җитәгендә йөрү 1) Кемнең дә булса әйдәве астында, тезгенендә йөрү; 2) Кемнән булса да файдалану, кемнеңдер ярдәменә салыну. Җитәк белән тотак Һәрвакыт бергә йөрүче кешеләр. Җитәккә калу Авыру яки картлык сәбәпле, мөстәкыйль яшәү сәләтен югалту |