ҖИСМИ с. гар. 1. 1) Җисемгә, предметка мөнәсәбәтле. Җисми зурлык 2) филос. Аң, фикерләүдән тыш яши торган, пространствоның билгеле бер өлешен биләгән, материаль 3) Җисемгә, тәнгә, барлыкка караган. [Тукай – Әмирхан] Җисми һәм рухи дуслыклары белән бик күпләргә өлге булырдай олуг, могтәбәр шәхесләр. Р.Әмирхан 2. рәв. мәгъ. Тән ягыннан, тәне, гәүдәсе белән. Беренчесе [тиран] җәйрәп яткан, башка халыклар байлыгына кызыкмаган илебезне, ыру-нәселебезне җисми юкка чыгара. Т.Галиуллин |