ҖИСЕМ и. гар. 1) Пространствоның билгеле бер өлешен биләп торган матдә; пространстводагы аерым бер предмет. Үз җисемнәрен төзү өчен, яшел үсемлекләр углекислый газдан, судан һәм минераль тозлардан төрле-төрле органик матдәләр синтезлыйлар. Е.Солодухин. Ут, су, җир һәм һава, һәркемгә мәгълүм булганча – җисемнәр. Ә бит һәрбер җисем, гадәттә, билгеле сандагы яссылыклар белән чикләнә. Җ.Тәрҗеманов. Җисемнең чиге өслек була. Геометрия 2) Аерым планета яки галәмдә билгеле бер юнәлештә хәрәкәт итә торган объект. Якты нурларга уранган бу күк җисеменең нәрсәсен күзәтә ул... Ф.Мансуров. Сүнүче йолдызлар бар. Әмма нурлары галәмнең башка җисемнәренә, шул исәптән Җиргә килеп торалар. С.Поварисов. Квадрант – горизонт өстеннән күк җисемнәренең биеклеген үлчәү өчен кирәк булган почмак үлчәү җайланмасы. Г.Дәүләтшин 3) Гадәттә, каты яки сыек халәттәге материя. Сабын куыгы – геометрик җисемнең бик шәп моделе. Җ.Тәрҗеманов 4) Әйберне яки күренешне шул әйбер итеп таныткан төп сыйфаты; шул әйбернең яки күренешнең үзенчәлеге, асылы. Исеме бар, җисеме юк. Мәкаль. «Нур» дип аталуы да бит бик урынлы, Шулай ук исеменә җисеме дә килә туры. Г.Тукай. Әсәрләрдә геройларның җисеме төрле-төрле булган кебек, исемнәре дә үзенчәлекле булсын иде. Х.Сарьян 5) Җан сүзенә капма-каршы мәгънәдә: тән, барлык, җисми хәл. Сәгать, көн вә төн үткән саен, Галимәнең күңелендә Сәгыйдкә каршы гыйшык уты кызулана, ялкынлана, рухлары вә күңелләре һаман якыная бара иде. Ә җисемнәре бик ерак иде. Г.Ибраһимов |