ҖИ’Р ШАРЫ 1) к. Җир (1 мәгъ.). Җир шарының кайсы ноктасында икәнлегебезне, секстант ярдәмендә, кояш һәм йолдызларга карап билгелибез. Р.Мостафин. География дәреслегендә шундый бер рәсем бар: түгәрәк Җир шарының ике ягында ике кеше басып тора. М.Маликова. Җир шарының кайбер урыннарында гранитлар җир өстенә чыгып ук тора. Физик география 2) Кешелек дөньясы. Җир шарын дер селкетеп, туктаусыз җиңеп торучы империяләрнең язмышлары кызганыч. М.Юныс |