ҖИ’Р ЧИКЛӘВЕГЕ и. 1) Кузаклылар семьялыгыннан, сабаклары җиргә ятып үсә, кузагы туфрак астында өлгерә торган көньяк үсемлеге; арахис. Бүлбесыман тамырлары ашарга яраклы, шуңа күрә бу үсемлекне «җир чикләвеге» дип тә атыйлар. Л.Мәүлүдова. Җир чикләвеге азык һәм май алу өчен игелә. Биология

2) Шул үсемлекнең ашарга яраклы чикләвеге. Фәйзерахман оныгы кулыннан шоколадны алып сындырып карады: – Ие шул, җир чикләвеге кушып ясаганнар. Арахистан. Татлы булырга охшый. М.Рәфыйков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә