ҖИРСҮ ф. 1) Туган илне сагыну, аны юксыну. Чит җирдә мал да җирси. Мәкаль. Безнең заманда шундый «йогышлы авыру» бар, ул – ностальгия – җирсү дип атала. Бу «авыру» еракларга киткән эмигрантларның гына түгел, үз дәүләтендә кече ватаныннан – туган-үскән җиреннән аерылганнарның да җелекләренә үтә. Ә.Борһанов. Чит илләрдә яшәүче татарлар арасында татарлыкны югалтучылар күбрәк, ләкин үз тамырларын уйлап, җирсеп яшәүчеләр дә күп. М.Зәкиев 2) Җилкенү, ярсу; дәртләнү. [Кызларның язга таба] Күңелләре җирси, йөрәкләре кымырҗый, күзләрендә ут көчлерәк яна. А.Гыйләҗев. Дөм караңгы авыл башында әсәрләнеп басып торган солдат кинәт ишетә: җирсегән күңелне ут сулышлы толпар итәрдәй җыр --- урамның аргы очыннан бар тарафларга тарала. Ф.Мансуров Җирсеп алу Берара җирсү; күпмедер вакыт җирсү халәте кичерү Җирсеп йөрү Даими рәвештә җирсү; һәрвакыт туган якларны сагынып яшәү. Шәүкәт абый – ана телендә бер утырып сөйләшергә зар булып, чит җирләрдә җирсеп йөргән илдәшләребезнең тере шаһиты. Э.Шәрифуллина Җирсеп кую Кинәт кенә, кыска вакыт аралыгында җирсү тойгысы кичерү. Син хат язмасаң, кайтмаган да булыр идем әле. Хатыңны алгач, кинәт җирсеп куйдым. Авыл искә төште. Р.Батулла Җирсеп тору Бертуктаусыз җирсү, сагыну хисе кичерү. Аккашканың колыны бар: Бармас инде чабышка. Үзе исә, атлар күргәч, Җирсеп тора ярышка. Х.Халиков |