ҖИР-СУ җый. и. 1) Яшәү чыганагы буларак чәчүлек җирләр һәм шул җирләр янындагы сулыклар. Монда, минәйтәм, аның җир-суыннан, машиналарыннан --- безнең фәкыйрь мөселманнар файдаланалар бит. Г.Ибраһимов 2) Ил, халык биләп яшәгән, җире һәм суы булган урын. Садыйкны беләләр, яраталар. Авылның кияве итеп тә, җир-су алып бирешүдә юл күрсәтүче итеп тә ---, бу Байрак авылына күчү эшендә каладан Фәхригә булышлык кылучы итеп тә яраталар иде. Г.Ибраһимов. Үзе кара җирдә утырып калган бу кеше ---, күбесенчә, көнкүрешнең гомумән кысанлыгы, җир-суның җитәрлек булмавы турында сөйли. Ф.Хөсни |