ҖИРСЕТҮ ф. 1) з.-сыз к. җирсү (1 мәгъ.). Монда калсам җирсетә, илемә кайтсам – кем көтә?! Җыр. Яшәгәннәр чит җирләрдә, Туган якларны уйлап. И газиз җир – Идел – Урал, Җирсетеп сагындыра. Р.Гарифуллина 2) Ярсыту. Соңра көттереп халыкны, җирсетеп, [Иблис сөйләде] кулда шәрабен күрсәтеп. Ш.Бабич Җирсетеп алу Берара вакыт җирсетү, кинәт кыска вакытка гына җирсетү Җирсетеп бетерү Тәмам җирсетү; нык җирсеткән халәт кичерү Җирсетеп кую Кинәт кенә һәм беркадәр җирсеткән халәт кичерү |