ҖИРСЕЗ с. 1. Җире булмаган яки җире аз булган. Ирекне биргәннәр, җирне алып калганнар, ди. Җирсез крестьян нәрсә ул? Г.Ибраһимов. Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр, Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар... Г.Тукай. Чабаталы морзалар җирсез крестьян хәленә калдырылдылар, бу, әлбәттә, дворянлык дәвере татар мәдәниятен бик нык түбәнләштерде. Г.Газиз

2. рәв. мәгъ. Җир бирмичә. 1803 елда алпавытларга үзләренең крепостнойларын җирсез генә иреккә җибәрергә рөхсәт итүче указ чыга. Татарстан тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә