ҖИ’Р МАЕ и. 1) бот. Сасы исле, эчендә майлы сыекчасы булган, йомшагы юка элпә белән капланган гөмбәнең бер төре; русчасы: мутинус собачий. Җир маеның лайласы җиде төрле сызлауга шифа. Әйтем 2) сөйл. Нефть; аңардан җитештерелгән ягулык. Сугыштан соңгы еллар. Тегесе юк, монысы җитешми. Илгә машина кирәк, аларны йөртергә җир мае кирәк. Ш.Рәкыйпов |