ҖИРЛЕК и. 1) Җирнең мул уңыш бирә алу сыйфаты; туфракның уңдырышлылык дәрәҗәсе. Бакчаның җирлеге югалу 2) Үсеп утырган яки басып торган кеше, әйбер астындагы җир. [Әлеге түбәдә үскән үләннең] Җирлеге бик бәләкәй: бер учка сыярлык туфрак кына. Г.Галиев. Зуфирә кинәт үзендә бер җиңеллек сизде, аның җаны канатлангандай булды, ул канатлар аны моңарчы басып торган җирлегеннән күтәреп алып киттеләр... М.Маликова 3) Башка төсләрдән, бизәкләрдән аерылып торган төп төс, фон. Бу [шәл] инде үзенең аллы-кызыллы чуклары, сорылы-зәңгәрле җирлеге белән бөтен бүлмәне нурлы төсләр дулкынына тутырды. Г.Ибраһимов. – Дәфтәрнең тышына да нәрсәдер язылган. Ләкин зәңгәр җирлектә аермачык беленми генә, – диде. Р.-Н. Гүнтәкин 4) Нинди дә булса бер әйбер яки күренешнең тирә-ягы. Җиһанның шушы затлы бизәкләренә карый-карый, хисләрең яңара, гаҗәеп бер соклану белән җирлеге җете йолдызларны күз алдына китерә башлыйсың. М.Рәфыйков 5) Нинди дә булса күренешнең барлыкка килүенә сәбәп булган чыганак; нигез. Колач җитмәстәй бу бай мирасыбызны, җентекләп, фәнни җирлектә өйрәнәсе иде. Р.Әмирхан. Әдәби мирасыбызны ярлыландыруга, аның алтын фондыннан иң талантлы әдипләрне, шагыйрьләрне, аларның иҗатларын сызып ташлауга алып барган бу зарарлы карар бер төркем студентлар арасында да җирлек таба башлады. А.Шамов. Тереклек, дөньяга барлыкка килү белән, табигатьнең объектив кануннары нигезендә, үзе өчен яшәргә омтылыш тудырырдай җирлек әзерли башлый. Мирас // Берәр нәрсә эшләүне аклый торган сылтау, сәбәп. Биюгә чакыруының җирлеге дә бар иде кебек. Бервакыт, яныннан узып барганда, Артур аңа елмаеп карагандай тоелган иде. Казан утлары 6) Кешенең туып үскән җире, чыгышы. Мулла, бу юлы бераз йомшаган төсле күренергә тырышып: – Син кай җирлек? – дип сорады. Ф.Хөсни. Авылда туганмы, шәһәрдә туганмы сез, дигәндәй, җирлегегез кайдан? Г.Галиев 7) физ. Соңыннан өслегенә нәрсә дә булса йөгертелергә тиешле материалның ябышуын яхшырту, ныклыгын яки коррозиягә чыдамлылыгын арттыру өчен, металл, агач яки башка материаллар өстенә сылана торган буяусыман матдә |