ҖИРЛЕ-ҖИРСЕЗ с. 1. Төгәл урыны булмаган, күчеп йөргән. [Картәтәй] «Кемнәр соң ул болгарлар?» дигәнгә җавап бирә алмый иде. «Әллә тагы? Башкорт белән типтәр кебек җирле-җирсез халык булды микән?» – дип, үзе дә аптырап утыра иде. Х.Сарьян

2. рәв. мәгъ. сөйл. Урынлы-урынсыз, тиешсез урында яки вакытта. Җирле-җирсез сүз кату



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә