ҖИРЛЕ I с. 1) Җире булган, чәчүлек җирләргә ия булган. Җиһан, ире белән киңәшмичә, күп җирле күршеләренә урак урырга ялланды. М.Галәү 2) Шул җирдә туып үскән, читтән килмәгән. Семидәге беренче мәчетне, җирле казак байлары белән берләшеп, Урта Азия сәүдәгәрләре салган ---. М.Госманов. --- мондый класс ачарга ашкынып тормаган Барудига татар искеләре дә, җирле урыс – православие әһелләре дә һаман саен аяк чалалар. Р.Әмирхан. 1890 елның мартында җирле рәссам Ф.Т.Травкин, профессор Н.А.Осокин күзәтүендә, бу каретага бердәнбер реставрация ясый. Мирас 3) Билгеле бер урынга, төбәккә караган. Барабада, әлбәттә, иң элек җирле сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнү белән мәш килдек. М.Госманов. 1883 елда Казанда Хөсәен бине Әмирханның «Тәварихе Болгария»се дөнья күрә. Ул күп кенә җирле чыганакларга таянып язылган булуы белән әһәмиятле. Р.Әмирхан. Читтән китерелгән кеше җирле тормыш кагыйдәләрен кабул итсә, үзара аңлашу әйбәт, яшәү күңеллерәк була. Мәдәни җомга 4) Читтән кертелмәгән, кырыйдан китерелмәгән, шул урында эшләнгән, шунда барлыкка килгән. Ш.Мәрҗани, җирле педагогика тарихында беренче булып, үз мәдрәсәсендә эчке тәртип кагыйдәләре кертә. Р.Әмирхан |