ҖИРЛӘШҮ ф. 1) Кая да булса бер урынга урнашу, шуннан урын алу. Поезд кузгалды: сикереп мендек тә, кондукторны күреп, ярты хакны төртер өчен, вагон ишеге төбенә җирләштек. Г.Ибраһимов. Пәһлеван вагонга җирләште кереп, Алды «пересадка» берлән бер билет. Г.Тукай 2) Яшәү өчен билгеле бер урынга төпләнү. Кайчан да булса бер илгә кайтып җирләшү 3) Эшкә керү, нинди дә булса хезмәткә урнашу. Йөри торгач, кечкенә генә бер мөселман кибетенә приказчик булып җирләште. Г.Исхакый 4) сир. Югарыдан җиргә төшү, җир өстенә төшеп утыру 5) күч. Урнашу, биләп алу, тамыр җәю. Ул шөбһәне тиздән бетерә алмаганга, --- күңелендә әллә нинди бер исемсез эчпошыргыч нәрсә җирләште, әллә нинди күрелмәгән бер көя аның тынычлыгын ашый башлады. Г.Исхакый. Борынгы ыручылык һәм күчмә патриархальлектән чыгып, болгар бабайлар да акрынлап утрак тормышка күчә, феодальлек тәртипләре җирләшә, кабиләләр берләшү, халыклар төзелүгә юл ачыла. Н.Исәнбәт Җирләшә бару Торган саен ныграк җирләшү. Әдәбият-сәнгатьнең матурлыкка хезмәт итү функциясе торган саен җирләшә бара. Ә.Закирҗанов Җирләшә башлау Җирләшергә тотыну. Көнчыгыш Кытай тимер юлы Русия тарафыннан салына башланган көннәрдән алып (1900–1902) сәүдәгәр милләттәшләребез бу тирәләргә җирләшә башлыйлар. Г.Исхакый Җирләшә төшү Бераз җирләшү. --- яшь шагыйрьләр күп вакыт «тәүге адымнарын», «үз-үзләрен ачу-табуны» «күкләргә» тыелгысыз алгысулардан, күпмедер дәрәҗәдә «абстракт», «хыялый» дөньяларга «сәяхәттән» башлыйлар, әмма соңыннан, кызганычка яки бәхеткә, төрле метаморфозалар аша узып «җирләшә» төшәләр. И.Вәлиулла Җирләшеп алу Җирләшкән хәлгә килү; җирләшүгә ирешү Җирләшеп җитү Бөтенләй җирләшү; тулысынча җирләшкән хәлгә килү Җирләшеп калу Җирләшеп, бер урынга урнашу, төпләнү. Биредә урын әйбәт дип, авылдашлар җирләшеп калырга булдылар Җирләшеп китү Күпмедер вакыт узу белән җирләшү. Читтән килгән кешеләр биредә әйбәт кенә җирләшеп киттеләр |