ҖИРЛӘШТЕРҮ ф. 1) к. җирләшү. Бер заманнар бу буйлар, җәелеп яткан зур күлләре, яшеллек вә төрле агачлары белән, борынгы бабайларны кызыктырып, монда җирләштерсәләр дә, заман үткән саен, --- хәзер бу җирләр бик ялангач вә төсмерсез булып калган иде. Ш.Камал

2) Урнаштыру, урын бирү. Өйдә әллә никадәр буш бүлмә булса да, аны егетнең күрше бүлмәсенә – Чарлакка җирләштерде. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә