ҖИРЛӘ’Ү ф. 1) Үлгәч, кешене җиргә күмү, гүргә иңдерү. Без бит бәхетле, Нуриәсмакаем, безне үзебезнең авылга җирлиләр, ата-бабаларыбыз белән янәшә ятабыз. Ф.Садриев. Рәшит абыйсын ул яңадан, бик күп еллар үткәч, үзенең үги әтисен җирләгәндә күрде. Казан утлары. Мәҗүси бабаларыбызның үз җирләү йолалары булган. Гомер иткән өлкәннәр, картлар, яшьләр, хатын-кызлар, балаларның һәркайсы дөньялыкта тоткан роленә карап җирләгәннәр. Мәдәни җомга // Мавзолейга урнаштыру. Тарихтан беләбез: Ленинны Горкадан китергәннән соң, Мәскәүнең Кызыл мәйданында җирләү (вакытлыча мавзолейга кую) 27 январьда булды. Ә.Еники

2) Электр тогыннан саклау өчен, электр үткәргечләрен җиргә тоташтыру; русчасы: заземление. Антеннаны беренче мәртәбә А.С.Попов уйлап тапкан. Радиотапшыру һәм радиолау эшендә җирләүне беренче мәртәбә ул кулланган. Физика

Җирләп бетерү Барысын да җирләү; җирләү процессын тәмамлау. Сугыш кырында һәлак булганнарны көнендә җирләп бетерделәр

Җирләп йөрү Җирләү эше белән шөгыльләнү; шул шөгыльне башкару. Әлфияне җирләп йөреп, бәрәңге утыртырга да кайта алмады Баязиты. З.Мәхмүди

Җирләп кую Җирләгән хәлгә китерү; җирләү эшен башкарып чыгу. Әбине икенче көнне шау-шусыз гына җирләп куйдылар. Ф.Яруллин. Бабай белән әбиләре, кырык өчтә үк аллы-артлы вафат булып, икесен дә рус авылы зиратына җирләп куйдылар. Х.Сарьян

Җирләп яту Әле, хәзерге вакытта җирләү. Ләкин миңа аны сөендерергә насыйп булмады, мин кайткан көнне аны җирләп яталар иде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә