ҖИР-КҮК җый. и. Җир йөзе; бөтен дөнья; барча табигать. Гөлләр елмайган, кырлар нурланган. Бөтен җире-күге нурга чорналган. Ш.Бабич. Ятсынып карап торам: җирне-күкне, тирә-ягымны, заводны танымыйм. А.Гыйләҗев. Җирне-күкне тоташ кара болыт, яшен камчылары урап алган. Р.Мөхәммәдиев

Җире-күге белән шатлану Искиткеч нык, чын күңелдән шатлану. Җирен-күген онытып Бөтен дөньясын онытып, бар нәрсәгә кул селтәп. Ләкин хатын җирен-күген онытты, өенә, авыру баласы янына очты. Г.Ибраһимов. Җир-күк бетереп эзләү Бик нык эзләү, карамаган җирне калдырмау. Җир-күк җимерелү Нәрсәнең дә булса бөтенләй һәм эзсез бетүе; бөтенләй һәлак булуы, юкка чыгуы. Өч бөртек кыл өзелгән икән – аннан җир-күк җимерелерме? Г.Ибраһимов. Җирне-күкне бер итеп Бөтен дөньясын тоташтан каплап. Бу хәл әти үлеменә бернинди дә ачыклык кертмәде. Киресенчә, төшсә, тиз генә күтәрелми торган кышкы томандай, җирне-күкне бер итеп каплады да куйды. Х.Сарьян. Ә җил җирне-күкне бер итеп котырына. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә