ҖИ’Р ЙӨЗЕ и. 1) Җир өстендәге терек һәм терек булмаган нәрсәләрнең барысы; дөнья. Җир йөзендә һичбер җан иясе йөзен ябып йөрми, йөрмәде. М.Гафури. Әнә шул югарыдагы кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе шикелле үк, җир йөзе дә иксез-чиксез булып, гаҗәеп тын, нурлы булып тоела башлый. Ә.Еники

2) Җирнең өске катлавы, аның офык белән чикләнгән өлеше. Җир йөзе йомшак аклык белән капланды. Г.Ибраһимов. Җир йөзе тәмам бизәнгән Чәчкәләр, гөлләр белән. М.Гафури



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә