ҖИРДӘШ и. 1) Бер якта туып үскән, яшәгән кеше; якташ. Инде Гыйлаҗетдин булып Гыйлаҗетдин – --- җирдәшләренә гелән изгелек теләгән зат та – Мыек Яруллага шундый тамга салган икән, монда уйланырлык урын бар. А.Гыйләҗев

2) Ватандаш, илдәш. Шуның өчен бөтен җирдәшләрдән рәхмәтем дә сиңа. М.Җәлил

3) Ызандаш кеше. Башкортларның --- авыл башлары, юк бәһага сатып, кем, чакырып, бер кәррә сыйласа, аңа җир биреп, типтәрләрне вә Казан татарларыны үзләренә җирдәш итеп, --- җирләрен үзләренә дә аз калдырмышлардыр. З.Һади



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә