ҖИ’Р БУЕ и. 1) иск. 80 сажинга (якынча 170 м, 1 сажин – 2,13 м) тигез озынлык, җир үлчәү берәмлеге. Госман бездән, бер җир буе дип әйтерлек, алда бара, тик шулай да мине ул түгел, арттан уйнаклап килгән теге кашка байтал шикләндерә. Ф.Хөсни 2) Күз күреме ара, ераклык арасы. Шуннан Һәдиямне юл кырыена утыртып калдырдым да төенемне бер җир буе алга илтеп куйдым. Ә.Еники |