ҖИРӘНЧӘК с. 1. Юк кына нәрсәдән дә җирәнә торган. Кави Нәҗми, Шәйхи Маннурның җирәнчәк кеше икәнен белеп, юри: – Кичә бу балык койрыгын мин ишегалдындагы чүплектә күргән идем, аны этләр тарткалап йөрделәр-йөрделәр дә ташлап киттеләр, ашчылар тагын шуны казанга кертеп салдылар, – дип зарланган була. Р.Батулла 2. и. мәгъ. Җирәнүчән кеше. Күңелчәк белән җирәнчәк көн күрә алмас. Мәкаль |