ҖИРӘНҮ ф. 1) Пычрак, сасы һ.б.ш. әйберләрне күрүдән күңел болгану, косасы килү хисе уяну. Карыннары ачкан булса да, аларның күбесе, дуңгыз итеннән җирәнеп, ашамыйча, тик авызга сыймаслык кашыклар белән борчак боткасын гына ашадылар. М.Гали. [Кыз] Чыланды, күшекте, тыгыз өйләрдә тараканнардан җирәнә-җирәнә кунып ятты, өс-башы – тузып, үзе керләнеп бетте. Ә.Еники. Кайбер дәфтәрне, почмагыннан чеметеп, җирәнеп кенә кулына ала, авызы кыйшаеп китә, йөзе чытыла. М.Мәһдиев

2) Кемне дә булса яратмау, тайчану, дошман күрү. Егет, җирәнеп һәм мыскыллап, кинәт аның битенә төкерде. А.Шамов

Җирәнә башлау Җирәнү хисе барлыкка килү. Маврдан күңеле бизәр, тора-бара аннан җирәнә башлар, һәм ахырында аның күңелендә маврга карата нәфрәт уяныр. У.Шекспир

Җирәнә төшү Беркадәр җирәнү, бераз җирәнү хисе туу

Җирәнеп кую Кинәт кенә җирәнү хисе кичерү. Үз-үзләреннән канәгать, төрле оятсыз анекдотлар сөйләшеп кенә көн уздырган бу адәмнәрдән җирәнеп куйды. Р.Сәгъди

Җирәнеп тору Әле, хәзер җирәнү хисе кичерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә