ҖИРӘНЛӘТҮ ф. Җирән төскә кертү; җирән төс бирү. Абзый, тәмәке төтене җирәнләткән мыек очларын чәйнәштергәләп, хатны йөз дә беренче мәртәбә укып калды. Б.Камалов

Җирәнләтә төшү Беркадәр җирәнләтү; бераз җирән төскә кертү

Җирәнләтеп бетерү Тулысынча җирәнләтү; бөтенләй җирән төскә кертү

Җирәнләтеп җибәрү Кинәт җирәнләтү; бераз җирән төс бирү

Җирәнләтеп чыгу Барысын да рәттән җирәнләтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә