ҖИРӘНЛӘНҮ ф. Җирән төскә керү, җирән төс алу

Җирәнләнә бару Торган саен ныграк җирәнләнү; җирәнләнүе көчәю

Җирәнләнә төшү Беркадәр, бераз җирәнләнү; тагы да ныграк җирәнләнү. Диңгез кояшында Дәнис чүлмәктәй каралды, болай да җирән сакалы тагы да җирәнләнә төште. М.Хәбибуллин

Җирәнләнеп бетү Тулысынча җирәнләнү; тулысы белән җирән төс алу

Җирәнләнеп җитү Тулысынча җирән төскә керү

Җирәнләнеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң җирәнләнгән хәлгә килү; җирән төс алу. Көз көне кырлар, урманнар җирәнләнеп калды

Җирәнләнеп килү Акрынлап, аз-азлап җирәнләнү. Тайның төсе җирәнләнеп килә

Җирәнләнеп китү Кинәттән, тиз арада җирәнләнү; җирән төскә керә башлау

Җирәнләнеп тору Җирән булып күренү; җирән төстә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә