ҖИРӘНДЕРҮ ф. Җирәнү хисе тудыру. Күргәнең бардыр, артык төчеләнгән ирләр җирәндерә, артык тупас хатыннар үзләреннән биздерә. Т.Миңнуллин. Әшәке сүз мине җирәндерә! Ә.Баян Җирәндерә төшү Беркадәр, бераз җирәндерү Җирәндереп бетерү Җирәнү дәрәҗәсенә җиткерү; бик нык җирәндерү Җирәндереп тору Даими рәвештә җирәндерү; җирәнү хисе кичерергә мәҗбүр итү |