ҖИРӘНГЕЧ с. 1. 1) Пакь булмаган, пычрак, җирәндерә торган. Күз алдында әлерәк кенә үзе илтеп түккән җирәнгеч сыекча җәелеп ятты, борынына шундагы ачы, тәмсез исләр килеп бәрелгәндәй булды.Н.Фәттах. Арттан килеп юеш куллар белән күзен каплауга, борынына җирәнгеч аракы исе бәрелде. Г.Бәширов

2) Күңелдә җирәнү хисе уята торган, күңел кайтаргыч, әхлакка сыймый торган. Боларның бу кадәр җирәнгеч кыяфәтләренә карап, ничек итеп түзеп торырга кирәк. Г.Камал. Шулай да Хасиятнең начар ниятле, майлы, елгыр күзләре, елан сызгыруыдай гыжылдап чыккан әшәке сүзләре күңелдә --- җирәнгеч бер тойгы калдырды. А.Шамов. Чөнки ул белә: синең, үз гомереңне саклап калу өчен генә, үз илеңне сатканыңны һәм шул ук немецларны да җиңел генә сатачак җирәнгеч бәндә икәнеңне. Мирас

2. и. мәгъ. Тиргәү сүзе. Тьфү, җирәнгеч, әле ярый, башка киткән вакыт булмады. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә