ҖИРӘН с. 1) Кызгылт сары. Урыннан кузгалуга, без өч ат – мин, күк бия, тагын бер җирән чабышкы – бер-беребезгә бәрелә язып, янәшә оча идек. Г.Ибраһимов. --- үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкеп куя. Ә.Еники. Ат төсе, без уйлаганча, ике-өч төрле генә булмый икән. Аның коласы да, җирәне дә, алмачуары да, бурлысы да була икән! Каян белеп бетергән боларны Мәскәү кешесе? М.Мәһдиев 2) Чәче, сакалы, кашы, мыегы шундый төстә булган. Кызлары да, суеп каплагандай, әниләренә охшаганнар, әниләре кебек барысы да эре сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр... Ә.Еники. Беренче булып зур гына борынлы, җирән мыеклы кеше дәште. Ә.Фәйзи. Җирән чәчле, җирән кашлы, урта буйлы кеше – кырчылык бригадасы бригадиры Сәлмән Галләмов кайтырга җыена башлады. Х.Сарьян |