ҖИ’Р АНА и. шигъ. Җирне иң кадерле, иң изге кешегә – анага тиңләү. Шундый кояшлы, борчаклы, тилгәнле моңсу бер көндә межага утырган гына идек ... кинәт авыл ягыннан җир ананың тешен суыргандай шөбһәле бер шыгырдау ишетелде. М.Мәһдиев. Нигә кыен бүген? Ни булды? Җиргә кичте Әллә бер ананың бер улы, Әллә Җир ананың бер улы? Р.Гаташ. Җир ананың әлеге өч һиммәте [таулары] --- авылны як-яктан ышанычлы камап тора, елның һәр мизгелендә дә аны җил-давыллардан саклый. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә