ҖИР и. 1. 1) Үз күчәрендә һәм Кояш тирәсендә әйләнә торган, тереклек дөньясы булган планета. Җирдә нихәтле кеше булса, шулхәтле гомер дә бар. Г.Әпсәләмов. Миллион еллар чамасы элек безнең Җир бөтенләй хәзерге кебек булмаган. Климат дымлы, җылы һәм ел буена бертөрле торган. Биология 2) Җир өсте; аның атмосфера белән чикләнгән өлеше. Кырга ак кардан Юрган ябылган; Җир язга чаклы Уйкуга талган. Г.Тукай. И кояш! Тизрәк җылыт җирне, терелдер дөньяны. З.Ярмәки. Ындырларда, таулар кебек булып, Салынганнар зур-зур кибәннәр. Болыннарда, каз бәпкәләредәй, җирне япкан яшел чирәмнәр. Ә.Ерикәй 3) Аяк асты, йөри торган урын. Бөтен җирдә кар эреп бетте. М.Галәү. Мулла, таяк очы белән бозлавык җиргә нык кына бәреп-бәреп, урам аркылы чыгып бара иде. Ш.Камал. Эшче, тәмәке төпчеген җиргә ташлап, итек башы белән аны сүндерә-сүндерә: – Габделхакны күптәннән беләсеңме соң син? – диде. К.Тинчурин 4) Җирнең өске катлавы, туфрак; грунт. Каяндыр атылган туп ядрәсе, атлы чех солдаты чабып барган ярга төшеп, юеш җирне һавага ыргытты. К.Тинчурин. Өйдә озак утырганга, саф тау һавасыннан, җир исеннән минем башым әйләнеп тора иде. М.Маликова. Әгәр суганчаны җиргә утыртсаң, төпчәдән аска таба – чуксыман өстәмә тамыр системасы, ә бөреләрдән яфраклар, чәчәк сабаклары үсеп чыга. Ботаника 5) Хуҗалыкның ашлык чәчә һәм башка максатларда файдаланыла торган мәйданы. – Мөселманнар! – дип кычкырды оратор. – Менә Учредительный собрание җыелыр, җир дә булыр, урман да бирерләр. И.Гази. Монда аларның борчак җирләре булган, безнең бабайларның. Шунда борчак җыярга килгәндә, әни утырткан бу агачны. Ф.Хөсни. Тиресле җирләрдә, кашлак урыннарда җирләре булган кешеләр ара-тирә ургалый да башладылар. М.Гали 6) Басуда эшкәртергә бүлеп алынган кишәрлек, участок. Хәзер инде аларның үз җирләре бар, тик алар уракны үзләре урмый, бәлки, өмә ясап урдыралар иде. М.Галәү. Җиребез башыннан узган кайсы кеше, сүз кушмый үтмәс өчен, Фәйзулла агайга: – Малайны арытма! – дип кычкыра. Ш.Камал. [Әткәй] Мәңге сабан-сука кермәгән бер җир – каты чирәм сатып алган. Г.Ибраһимов 7) Диңгезләр, океаннар белән чолгап алынган зур мәйданлы коры урын; утрау, континент. 1912 елны ук Франс-Иосиф җире Россиянең котып тикшерүчесе Седовны үзенә тарта. А.Алиш 8) Билгеле бер халыкның, илнең биләмәсе булган территория. Рус җирендә без әсәрле, эзле без. Г.Тукай Кореяда һаман сугыш бара, кореялыларның үзара түгел, алар җирендә Рәсәй һәм Америка сугышып ятканын бөтен кеше аңлый... А.Гыйләҗев // Аерым кеше кулындагы биләмә. Ирем әйтеп тора: атай фатиха бирсә, җиреннән әзрәк өлеш чыгарса, бик кайтыр идек, ди. Г.Ибраһимов 9) Торак пункт урнашкан урын. Аларның өйләре каланың иң матур җирендә иде. К.Тинчурин. [Түбән оч Хәмит] Шул, ярлыланып бетеп, авылдан өмет өзеп, үзенең эшләп йөргән җиренә – агач заводына бөтенләй күчеп китте. Г.Ибраһимов. Гомумән, Клара, чын шәһәр кызы булганлыктан, авыл җирен өнәп бетерми иде. Нәрсә ул авыл? Азрак күрергә туры килде аңа мактаулы авыл җирен. Ә.Еники 10) Туып-үскән урын, туган ил. Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән. Ә.Еники. Кинәт Вәсиләләрнең чабыш атлары исемә төшә. Их, атланыр ием дә туган-үскән җиремә кайтып китәр ием. Ф.Хөсни. Тик патша аны [авылны], халыкның ай-ваена карамастан, генерал Останковка биргән. Һәм әлеге генерал Бәшенде авылындагы татарларны авылдан, җирләреннән куган. Мирас 11) Җан башына тигән җир участогы, имана. Кыз тапса, минем өлешкә тигән сыңар иманалык җирне дә тартып алырлар. К.Нәҗми. Җаны бугазына килсә, яртылай гүргә керсә, анда да ул Нурый эттән бер адым җир ала алмассың! Г.Ибраһимов. Яңадан җир өләшкәнче, аннан калган шул бер иманабызны, шәт, тартып алмаслар. И.Гази 12) Аерым кеше яки оешмага караган биләмә. Волостьтагы алпавыт, чиркәү, монастырь җирләрен бүгеннән «бөтен халыкныкы» дип игълан итәбез. Т.Гыйззәт 13) Ара, ераклык. Фатыйма бикәнең туган-үскән каласы болардан илле генә чакрым җирдә. Г.Ибраһимов. Ә хәзер [Дим күпере] шактый еракка күчкән икән. Шул сәбәпле, күп кенә җир әйләнеп, урап барырга туры килде. Ә.Еники. Бераз җир сүзсез барабыз. Бу сүзсезлек Госманга ошамый, ул, атын сикертеп, алгарак китә. Ф.Хөсни 14) Нәрсәнең дә булса үзенчәлекле аерым өлеше, кисәге, урыны. Яшьлек бит үзе дә иң матур җирендә Вакытлыча туктаган бер төш кебек. Җыр. [Сабирҗан мәзин:] Безнең Гыймади кызының кай җире килмәгән? Үзем яучы булырмын... Бирми калмас, Алла боерса. М.Галәү. Кай җире матур иде ул малайның, дип сорасалар, аңлатып бирә алмас идем, мөгаен: түгәрәк ак йөз, кара чәч, буйга кечерәк кенә. М.Маликова 15) Кеше гәүдәсенең, тәненең бер өлеше. Сәетгали, килеп, сәке кырыена гына утырды. – Кай җирең авырта соң? – Авырткан җирем дә юк кебек... Тыным кысыла, сулавы авыр... – диде Акъәби, бугазын һәм күкрәген сыйпап. Ә.Еники. Хәмидә әби: – Кай җирең авырта, балам? – дип сорауга каршы: – Юк, бер җирем дә авыртмый, тик менә йөрәгем кага... башым авырта. М.Гафури. Сезнең госпитальдә дәваланучы фәлән кызның кай җире яралы: кулымы, аягымы, башымы, күземе яисә башка берәр җиреме? И.Гази 16) Урнашкан урын, булган, торган мәйдан. [Егетләрнең] Күбесе яткан җирләрендә йокыга киткән. Ш.Усманов. Карт, авылга кергәч, йөрешен кызулатты. Билгеле бер барып керә торган җире бар кеше шикелле, бер дә икеләнүсез, эре-эре атлап бара, кайбер җирләрдә кар өемнәренә дә сөртенә иде. Ш.Камал. Урамның урта бер җиреннән көн эссесендә берәү бара... М.Мәһдиев 17) Аерым бер хуҗалык, йорт, гаилә. Кыз яхшы җиргә төшсә – җалпая, яман җиргә төшсә – картая. Мәкаль. Яше җитүен җитсә, ару гына җирдән кыз бирерләр иде үзенә. М.Фәйзи 18) иск. Чәчүлек мәйданының үлчәү берәмлеге: ике дисәтинә, ягъни буе – 80, иңе 60 сажиннан гыйбарәт мәйдан. Безнең ярты җир солы бар, --- инде саргаеп килә. Г.Ибраһимов. Бер ир башына бер таяк җир – җирмени ул?! Хатын-кыз бөтенләй өлешсез иде. Казан утлары 19) к. җирлек (3 мәгъ.). Быел теккән күлмәгемнең бизәге күк, җире ак. Җыр 20) Хезмәт итү урыны, хезмәт вазифасы. Бәйрәмнең өченчесе ни дисәк, ул – Илфарның ташчылар бригадасы башлыгы булган җиреннән прораб итеп билгеләнүе. Б.Камалов 21) Кирәк, хаҗәт. Ал, берәр җиреңә ярап куяр. Т.Гыйззәт 22) Чара, мөмкинлек; хәл. Бер дә кабар җирем юк 2. рәв. мәгъ. 1) җиргә юн. кил. форм. Аска таба, түбәнгә. Башны җиргә ию 2) җирдә у.-вак. кил. форм. Тапкыр, мәртәбә, саннарны тапкырлаганда, кушканда. Ике җирдә икең дүрт була, дүрт җирдә дүртең уналты була 3) җирендә тартымлы у.-вак. кил. форм. Тиешенчә, үз урынында, кирәгенчә, нормаль. Җирле – җирендә, җикән – күлендә. Мәкаль. Һәрбер гәүдәм җирендә, ләкин хәзер башым гына урынында түгел. Г.Камал. Иртә белән, торып, лампаны тикшерәләр, аның бөтен нәрсәсе җирендә табыла. Керосины да ярты савыттан артыграк булып чыга. К.Тинчурин 3. бәйл. функ. чыг. кил. форм. җирдән, җиреннән 1) Үзеннән алда килгән сүз белән кемнең яки нәрсәнең нинди хәлдә булуын аңлата: хәлдә, килеш, рәвештә. Тешләгән җиреннән өзеп чыгармыйча туктый белми торган, авыр табигатьле бу кешегә карата Арысланда ихтирам хисе уяна башлады. Г.Ахунов. Ул бик кызу канлы, башына уй кердеме – чыгар димә. Тоткан җиреннән сындыра. Г.Мөхәммәтшин. [Илсөяр] Түгәм дип, чиләккә үрелгән җиреннән туктап калды: аның күзләре соры шинельлегә төште. Г.Гобәй 2) Үткән заман сыйфат фигыль янында килеп, вакыт төшенчәсен аңлата. Уйламаган җирдән син килдең дә Ут салдың йөрәгемә. Ә.Ерикәй 3) Каршы кую өчен кулланыла; «теләмәсә дә» мәгънәсен аңлата. Карамас җиреннән карады кызың. Ф.Хөсни 4. хәб. функ. Нәрсәнең дә булса капма-каршысын белдергәндә кулланыла. Дәшми каласы җирдә кычкырып утыра. Киңәш бирәсе җирдә көлеп утыра ◊ Җир акырып Яман, ямьсез тавыш белән. Лачкылдатып битемә төкерде дә җир акырып еларга тотынды. В.Нуруллин. Җир астыннан калыккандай Кинәт, көтмәгәндә алга килеп басу турында. Менә көтмәгәндә, җир астыннан калыккандай, алда Шәрәфи калкып чыкты. Ш.Камал. Җир белән күк аермасы Бер-беренә бернинди дә охшашлыгы булмаган ике нәрсә турында. Надан белән галим арасы – җир белән күк аермасы. Җир белән күк арасы 1) к. җир белән күк аермасы; 2) Билгесезлек. Җир белән тигез итү (тигезләү) Җимерү, вату, кыру, юк итү. Шулай була кала икән, үзеңне генә түгел, бөтен нәсел-нәсәбеңне җиде буынга кадәр корытырмын, алачыгыңны җир белән тигезләрмен. М.Хәбибуллин. Аксак Тимер Болгар, Биләр шәһәрләрен җир белән тигез итте. Мирас. Җир бете Тәбәнәк, карсак буйлы кеше турында. Җир бит Оятсызның оятсызы, гарьсез. – Ялганлыйсың, җир бит! – диде. Г.Бәширов. Ике-өч карчык, --- ул кайтуга, аңа ябырылдылар: – Кара син моны, денсез нәмәстәкәйне! Җир бит икәнсең, оятсыз, затсыз... Казан утлары. Җиргә салу Үтенечне тыңламау, үтәмәү. Сөйлә инде, ни хәбәр бар, иптәшем, назланмыйча, Әллә нидә бер соравымны да җиргә салмачы. Г.Тукай. Мансуровның теләген җиргә саласы килмәде. Г.Бәширов. – Менә рәхмәт, кода, чакыруымны җиргә салмыйча керүеңә, – диде Касыйм, өстен чишенә-чишенә. Р.Төхфәтуллин. Җиргә сеңгәндәй булу Тавыш-тынсыз югалу, юкка чыгу, юк булу, күренми башлау. Җирдән көткәнне [Алла] күктән бирү Көтелмәгән җирдән берәр табыш килгәндә әйтелә. Ай Аллам, менә син тамаша, менә син рәхмәт яугыры, җирдән көткәнне күктән бирде. Г.Ахунов. Җирдә ятмау Сирәк очрау, кадерле булу. Ал, ал, мондый мал җирдә ятмый. Н.Исәнбәт. Җиренә җиткереп (җиткерелеп, җиткезеп) Шартын китереп, тиешенчә башкарып, төгәл, пөхтә итеп; аңлаешлы итеп. Киленем эшкә килгәндә дә үзен сынатмый. Шушы йортта дүрт-биш ел гомер иткән кебек, --- җиренә җиткереп эшли. Г.Толымбай. Иртәгә җыен бәйрәме башланасы дигән көнне инде бөтен әзерлек җиренә җиткерелгән, өй эчләре бизәкле ашъяулык, чүпләмле сөлгеләр белән бизәлгән. М.Галәү. [Сибгат Хәким] Кемнеңдер шәхси үтенече булса, ул аны җиренә җиткереп үти, таш атканга да аш ата. Т.Галиуллин. Җир җимерттереп Гайрәт, җегәрлек белән, актив эшчәнлек күрсәтеп. [Шәвәли абзый] Инде әүвәлгечә җир җимерттереп эшли алмый – эшли алмавы өчен үрсәләнә. Г.Ахунов. Эштән курыкмаган һәм җир җимерттереп эшлисе килгән кешегә эш бар! Татарстан яшьләре. Җир(не) җимерттереп (җимертеп) йөрү Сау-сәламәт, рухланып, гайрәтләнеп йөрү; эштә, гомумән, тормышта активлык күрсәтү, оптимист булу. Бер --- әмиркән кәвеш алырбыз. Шуны киеп, кодагыйлар алдында җирне җимертеп йөрерсең. М.Фәйзи. Җир җимеше булып яту Каты авыру, үлем чигендә яту. Менә инде Бохара берлән Оринбур арасында кәрван йөрткән гайрәтле ир бүген түшәктә җир җимеше булып ята. Н.Исәнбәт. Җир йоту 1) Дини ышану буенча: гөнаһлы кешеләргә Алла тарафыннан бирелгән җәза. --- ул чынлап та күренмәс булды. Ары карадым, бире карадым – җир йотты диярсең, юкка чыкты. Ф.Яруллин. Икмәк шундый кирәк чагында, сугыш вакытында, җирне кысыр калдырсаң, җир йотар үзеңне, белдеңме шуны, җир йотар! Г.Бәширов; 2) Сизмәстән кинәт юкка чыгу, бетү, юк булу. Җир йотамы аның игеннәрен, Әллә җеннәр урлап качамы? М.Гафури; 3) Ант итү, ышандыру сүзе. – Каенатайга әйтәм, җир йотсын әгәр, барам да әйтәм, – дип, усал сүзләренә карамастан --- бөтен бер чирек акны алып кайтты. Г.Ибрагимов. Җир йөзеннән себереп түгү Бөтенләй дөньядан юк итү, халкын, нәселен калдырмау, кырып бетерү. Вакыт килер: безгә үлем, хәсрәт алып килгән фашист ерткычларын Җир йөзеннән себереп түгәрбез. Р.Ишморат. Җир куенына керү Үлеп, җирләнү. Ул җәйнең иң җылы, иң матур вакытында җир куенына керде. М.Мәһдиев. Ул, эшне аңлагач, карусыз гына гариза язды, китеп барды һәм ...коллективтан аерылгач, озак та үтми, җир куенына кереп ятты. М.Мәһдиев. Җир куенына салу Җирләү. Ай-һай дөнья, вай дөнья, кемгә вафа кылдың сән? Искәндәрдәй падишаны җир куенына салдың сән. Бәет. Җир куенына тапшыру к. җир куенына салу. Җир күтәрмәс (күтәрмәстәй) Гаять зур, авыр (җинаять, гөнаһ һ.б. турында). Җир күтәрмәстәй бозык кеше ни сөйләнә, ишетсәң, колак пәрдәләрең ярылырлык. Ә.Баянов. Бу нинди җир күтәрмәс кабахәтлек? Мин сорыйм синнән! Н.Исәнбәт. Җир кыры к. җир чите. Җирнең ертыгын ямау ирон. Юк-бар сәбәп, кимчелек табып, шуның белән бик каты мәшгуль булу. Җир селкетеп Нык итеп, ышанычлы адымнар белән. Элеккечә җир селкетеп атлый. Р.Төхфәтуллин. Җир тарткан ирон. Тәбәнәк, кыска буйлы кеше турында. Җир тишегенә керерлек булу Бик нык оялу. Җир тишегенә керерлек булдым. Г.Камал. Теге вакытта Такташ тәнкыйтьләгәннән соң, җир тишекләренә керердәй булдым. Ф.Хөсни. Җир тырмашып 1) Чамадан тыш көч түгеп, бар хәленә азапланып. Яшьли тол калып, ике ирдән тапкан ике баласын җир тырмашып үстергән. М.Маликова; 2) Өзгәләнеп, ачыргаланып. Мәгыйшә, өшәнчеге яшерелгән җиргә ятып, менә шушында гына иде, шушы төштә генә иде ич, дип, җир тырмашып елады. Г.Ахунов. Җир убу к. җир йоту. Җир убылгандай к. җир упкан кебек. Әле бүген генә яныгызда йөгереп йөргән сабыегыз яки якын кешегез җир убылгандай юкка чыксын әле. Шәһри Казан. Җир упкан кебек Көтмәгәндә, кинәт юк булу, юкка чыгу. Мулла, биргәнне дә санап тормыйча, кесәсенә салды да, --- Сәфәргалине эзләргә тотынды. Ләкин малай, җир упкан кебек, каядыр юкка чыккан иде. Казан утлары. Җир упсын әгәр Әгәр сүзем ялган булса, үземне җир упсын, дигән мәгънәдәге ант сүзе. Җир үкереп Кычкырып, үкереп; ыңгырашып. Ниемә дип җир үкереп елый шул бала? Ш.Камал. Җир үтә (аша) китәрдәй булу Бик нык оятлы булу, кая качар урын тапмаслык хәлгә килү. Оятымнан җир үтә китәрдәй булдым, кайда аяк басып торганымны белмәдем. Җир чите (кыры) 1) Горизонт, җир белән күк тоташкан урын. Акрынлап кына кояш та җир читенә якынлашып бара. Ә.Еники; 2) Бик ерак җир, ерак урын. Бер кайтмасак, бер кайтырбыз, Киттек җирнең читенә. Җыр |